+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 март 2021, 07:10

Коронавирусның өченче дулкыны кайчан көтелә?

Белгеч ышандыруынча, моңа озак калмаган.

Белгеч ышандыруынча, моңа озак калмаган.
Русиядә коронавирусның өченче дулкыны апрель ахырында, май башында килергә мөмкин. Бу хакта “Русия-24” телеканалының эфирында Гамалея исемендәге үзәкнең әйдәүче белгече Федор Лисицин хәбәр итте.
Әле чит илләрдә эпидемиологик хәл катлаулы. Германиядә бу сәбәпле карантин 18 апрельгә кадәр озайтылган, Пасха бәйрәме көннәрендә чикләүләр катгыйланачак.
Ә бездә хәлләр ничек? Русиядә халыкны киңкүләм вакциналау дәвам итә. Кичә кич Русия Президенты Владимир Путин да коронавирустан прививка ясатты. Ул үзен яхшы хис итә, тулы көн эшли, дип хәбәр ителә.
28 мартта Чумаков исемендәге фәнни үзәктә эшләнгән “Ковивак” вакцинасы файдалануга чыгачак.
Башкортстанда да киңкүләм вакциналау дәвам итә. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында прививка ясату мотлак булган кешеләрне атадылар. Алар — медицина, мәгариф, социаль хезмәтләндерү һәм МФЦ хезмәткәрләре.
Ил буенча пандемия бераз чигенсә дә, авыручылар саны әле күп булып кала.
Фото: n1.by
Читайте нас