Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 31 мең 598гә җитте.
Соңгы тәүлектә республикада инфекция расланучылар исемлегенә тагын 111 кеше өстәлде. Әле республика дәваханәләрендә 304 кеше дәвалана. Аларның 33е авыр хәлдә, 7 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 4757 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 124 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы республикада бу инфекциядән 26197 кеше савыккан.
Шул ук вакытта коронавирус соңгы 24 сәгать эчендә тагын өч якташыбызның гомерен алып китте. Республикада бу инфекциядән вафат булучылар саны 340ка җитте.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Бер тәүлектә бу диагноз тагын 137 кешегә куелган. 136 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 2 692 367 лаборатор тикшеренү үткәрелгән, 2 606 752 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 8 316, аларда 8 035 кеше тест үткән.