Быелдан Башкортстанда ишетү сәләте буенча инвалидлыгы булган кешеләр өчен экскурсияләргә һәм туристик сәфәрләргә йөрү мөмкинлеге булдырылды.
Президент грантлары фонды ярдәме белән Бөтенрусия саңгыраулар җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе тарафыннан тормышка ашырылучы «DeafБАШКОРТОСТАН» чукрак экскурсоводлар мәктәбе” социаль проекты кысаларында республика урысча ишарә телен белүче, ишетү буенча инвалидлыгы булган белгеч-гидлар белән тулыланды.
Республика командасы ишетү тайпылышлары булган туристларны Башкортстаннан да, Русиянең башка төбәкләреннән дә, башка илләрдән дә җәлеп итәргә әзер.
Заявкалар 8-963-133-65-40 телефоны яисә bashvog@yandex.ru электрон адресы буенча кабул ителә.