+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 март 2021, 08:29

Туберкулез - хәвефле авыру

24 март - Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне. Медицина алга барса да, әлеге мәкерле авыру һаман да кешелек өчен хәвеф тудыра. Ул кешенең үпкәләрен эштән чыгара һәм иммунитетын бетерә. Бу чирдән ничек сакланырга соң?

Туберкулез белән һәр кеше зарарланырга мөмкин. Ул авыру йөткергәндә, төчкергәндә, транспортта, кафеда һәм башка җәмәгать урыннарында йогуы ихтимал.

Авыруның хәвефе шунда: аны эләктерүче башта бу хакта озак кына белми йөри, чөнки чирнең бернинди билгеләре дә сизелми. Ә менә ютәл, югары тән температурасы, ябыгу күзәтелеп, адәм баласы табибка мөрәҗәгать иткәндә туберкулез организмда тирән тамырлар җибәреп өлгергән була инде. Мондый авырулар янәшәдәгеләр өчен зур куркыныч тудыра: алар инфекция таратучыга әверелә.

Туберкулезны кисәтү өчен яңа туган сабыйларга БЦЖ дип аталучы вакцина ясыйлар, ә өлкәннәр елына бер-ике тапкыр флюроография узарга тиеш. Балаларга бер яшьтән башлап ел саен иммунологик тестлар (Манту реакциясе, Диаскинтест) үткәрелә. Дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, яман гадәтләрдән баш тарту да әлеге авыруны кисәтергә булышлык итә.

Фото: medicin.cap.ru
Читайте нас