+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
25 март 2021, 14:40

Ковидны җиңүнең юлы бер!

Бүген республикага 20900 доза күләмендә коронавирус инфекциясеннән вакцинаның яңа партиясе килде.

Бүген республикага 20900 доза күләмендә коронавирус инфекциясеннән вакцинаның яңа партиясе килде.
Аларны бүлү буенча боерык әзерләнә.
Шулай итеп, 2021 елның 25 мартына 08.00 сәгатькә Башкортстан Республикасына 151 842 доза Гам-КОВИД-Вак вакцинасы кайтарылды.
Беренче компонент белән 123 684 кешегә (алынган вакцинаның 94 проценты һәм республикага кайтарылганның 81,5 проценты) вакциналау үткәрелде, алынган вакцинаның 65 процентына һәм Башкортстанга кайткан вакцинаның 55,7 процентына вакциналау тәмамланды (84 630 кеше).
Бүгенге көндә республикада 131 вакциналау пункты эшли. Агымдагы елның 15 мартыннан Башкорт дәүләт опера һәм балет театры базасында (Уфа шәһәре, Ленин урамы, 5/1) яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакциналау пункты эше оештырылды. Вакциналауны Уфаның 1нче поликлиникасының мобиль прививка бригадасы үткәрә.
26 марттан Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләренең сәүдә үзәкләрендә covid-19га каршы вакциналау буенча дүрт мобиль пункт ачу планлаштырыла.
Республика бюджеты акчасына медицина оешмалары ихтыяҗлары өчен 48 суыткыч сатып алынган. Республиканың «Башфармация» предприятиесе бер вакытта 550 мең дозага кадәр вакцина (I + компонент II) кабул итә ала.
«Башфармация»дән вакцинаны медицина оешмаларына илтү өчен Республика кан бирү станциясе ресурслары (станция рефрижераторлары) кулланыла.
Фото: ria.ru
Читайте нас