+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
25 Марта 2021, 10:50

Янә өч гомерне алды ковид...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 31707гә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 31707гә җитте.
Бер тәүлектә бу исемлеккә тагын 109 кеше өстәлде. Бу бер тәүлектә савыгучылардан ике тапкыр азрак. Соңгы 24 сәгатьтә 225 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 26422.
Әле республикада 4942 кеше коронавирустан дәвалана. 286 кеше дәваханәләрдә табиблар күзәтүе астында. Аларның 29ы авыр хәлдә, 7 кеше үпкәләргә ясалма вентиляия ясау аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштармача җиңел кичерүче 4656 кеше амбулатор дәвалау ала.
Кызганычка каршы, көн саен республикада коронавирустан вафат булучылар да теркәлеп тора. Ковид янә өч якташыбызның гомерен алып китте. Шулай итеп, Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясе барлыгы 343 кешенең гомерен өзде.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 131 кешегә куелган. 118 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 2 700 057 лаборатор тикшеренү үткәрелгән, 2 614 181 кеше тикшерелгән.
Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 7 690. 7 429 кеше тест үткән.
Фото:
Instagram›ru_rbc
Читайте нас