Бүген Уфаның - «Мега», «Планета» һәм "Башкирия Лайфстайл", Стәрлетамакның «СитиМолл» сәүдә үзәкләрендә ковидка каршы вакциналау буенча мобиль пунктлар ачылды.
Пунктларның эш вакыты мондый: эш көннәрендә 13.00дән 20.00 сәгатькә кадәр һәм ял көннәрендә (бәйрәм көннәрен дә кертеп) 10.00 сәгатьтән 19.30 сәгатькә кадәр.
Исегезгә төшерәбез, республикада 135 вакциналау пункты оештырылган. Агымдагы елның 15 мартыннан Башкорт дәүләт опера һәм балет театры базасында (Уфа, Ленин урамы, 5/1) яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакциналау пункты эше оештырылды.
Әле Башкортстанда 152 392 "Гам-КОВИД-Вак" вакцинасы дозасы кадалган. 1нче компонент белән 125 272 кешегә вакциналау уздырылган, 88140 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы