+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 март 2021, 17:15

Санитар авиация гомерләрне коткара

Башкортстанда «Ансат» медицина вертолеты 25 очыш ясады.

Башкортстанда «Ансат» медицина вертолеты 25 очыш ясады.
Русия Президенты Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында республикада санитар авиация үсеше дәвам итә.
«Ансат» медицина җиһазларының борт җыелмасы заманча дөнья стандартларына туры килә. Быел барлыгы 84 очыш ясау планлаштырылган. Әлеге максатларга федераль бюджеттан 85 миллион сумнан артык акча бүленгән.
Башкортстанда быел кайбер муниципалитетларда вертолет очып китү-төшү мәйданчыклары төзү планлаштырыла. Бу медицина ярдәмен көтү вакытын гына түгел, пациентларны эвакуацияләү вакытын да кыскартырга мөмкинлек бирәчәк. Әле Уфада перинаталь үзәк һәм БДМУ клиникасы янындагы мәйданчыклар эшли. Калган районнарда дәваханәләрдән ерак түгел урнашкан җайлаштырылган мәйданчыклар бар, Белоретта яңа вертолет мәйданчыгы гамәлдә.
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин указы буенча тормышка ашырыла һәм үз эченә сигез федераль проектны ала.
Фото: авиару.рф
Читайте нас