+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 март 2021, 06:49

Шундый авыру да була

Краснокама районында яшәүче Илсөяр лимфодемадан җәфа чигә. Авыруга каршы ничек көрәшергә?

Краснокама районында яшәүче Илсөяр лимфодемадан җәфа чигә. Авыруга каршы ничек көрәшергә?

45 яшьлек Илсөяр М. хәтта тәҗрибәле табибларны да куркыткан авыруга юлыккан - аңа "лимфедема" диагнозы куйганнар. Бу очракта пациентның аяклары яисә тәненең башка өлешләре лимфатик сыеклык туплану аркасында мөмкин булмаган халәткә кадәр шешә. Бу чиргә дәва юк, хәлен җиңеләйтергә генә мөмкин. Илсөяргә райондагы табиблар ярдәм итә алмаган.

Хатын ире һәм балалары белән авылда яши. Башта аңа "варикоз" диагнозы куйганнар. Тик өч ел эчендә аякларның хәле нык начарланган – күпмедер вакыттан хатын ишегалдында гына йөри башлаган, аннары өйдә генә, ә тиздән мондый шешенгән аяк белән хәрәкәт итү бөтенләй мөмкин булмый башлаган.

"Үз хәлемнән бик оялам. Миңа ике трикодан берне тегеп бирделәр. Бер балагы зур, икенчесе бераз кечерәк. Бер ел эчендә мин 150 килограммга җиттем, ә элек 69 килограмм авырлыкта идем", - ди Илсөяр М.

Табиблар, аяк җәрәхәтләре аркасында ул тереләй чери, дип билгеләгән. Тик Илсөяр балалары хакына яшәргә карар иткән. Ул сәламәтләнер өчен теләсә нинди процедураларга да барырга риза булган. Башта аның тәненнән лимфатик сыеклыкны суыртып чыгарганнар, аннары ул диетага утырган һәм спорт белән шөгыльләнә башлаган. Тик каты яралар аркасында аяктагы тирене күчереп утырту операциясен дә кичерергә туры килә. Дәвалану һәм хирургия чаралары үз нәтиҗәсен биргән, хәзер Илсөяр артык авырлыктан арынган һәм янә җиңелрәк йөри башлаган.

Бу көчле рухлы хатынның тормыш тәҗрибәсе күпләргә үрнәк булсын иде.

Фото: bash.news


Читайте нас