+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
29 март 2021, 09:50

356 гомер ковидка корбан ителде...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 31144кә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 31144кә җитте.
Бер тәүлектә инфекция белән очрашканнар исемлегенә тагын 110 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 265 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 26сы авыр хәлдә, 6 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 4385 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 126 кеше инфекцияне җиңгән. Барлыгы пандемия башыннан алып республикада 27138 кеше коронавирустан савыккан.
Кызганычка каршы, ковид якташларыбызның гомерен өзүен дәвам итә. Соңгы тәүлектә янә 4 башкортстанлы бу инфекция аркасында дөньядан китте. Барлыгы Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 356га җитте.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 69 кешегә куелган. 89 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 2 727 273 лаборатор тикшеренү үткәрелгән, 2 640 479 кеше тикшерелгән.
Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 4 562. 4 404 кеше коронавируска тест үткән.
Фото: petrozavodsk.bezformata.com
Читайте нас