Путин җәй ахырына коронавирус буенча чикләүләрне бетерү мөмкинлеге турында әйтте. Ләкин моның өчен күмәк иммунитетка ирешү мөһим, ә ул, үз чиратында, вакцинация ярдәмендә генә мөмкин.
Русиядә коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләр җәй азагына - Covid-19 инфекциясенә карата күмәк иммунитетка ирешкәннән соң, бетерелергә мөмкин. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин «Россия 1» телеканалы эфирында белдерде.
«Әгәр дә вакцинация хәзерге кебек темплар белән барса, җәйгә, җәй азагына без шундый күрсәткечкә ирешербез дип уйлыйм», — дип китерә "РИА Новости" дәүләт башлыгы сүзләрен.
Шул ук вакытта дәүләт башлыгы популяцион иммунитетка ирешү өчен илдә яшәүчеләрнең 70 проценттан да ким булмаган өлеше коронавирустан прививка ясатырга кирәклеген искәртте.
Әйткәндәй, Президент Владимир Путин үзе дә Covid-19 инфекциясеннән вакцина ясаткан.
Фото: Pixabay.com