Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә урнаштырган пост игътибарга лаек.
“Пандемия белән бәйле тарихның тулысынча тәмалануы — мөмкин кадәр күбрәк кешеләрнең вакциналануы икәнен онытмаска кирәк. Республикага вакцина кайту күләменең артуы сөендерә. 30 мартка без инде ”Гам-КОВИД-вак” вакцинасының 183692 дозасын алдык. Беренче компонент белән 131823 кеше вакциналанды, икенче компонентын 94026 кеше алды.
Әле безнең алда өч мөһим бурыч тора:
Кешеләргә барысын да дөрес итеп аңлатырга. Вакциналау турында юк сүзләрне, шик-шөбһәләрне бетерергә. Нигезсез рәвештә паника тараткан һәм вакциналау нәтиҗәләре турында борчылу тудырган кешеләрне намуссыз дип саныйм, алар киләчәк хакында уйламый.
Икенчедән, кешеләр тиз вакциналана алсын өчен уңайлы шартлар булдырырга. Шуның өчен без дәвалау учреждениеләреннән тыш мөмкин кадәр күбрәк вакциналау нокталары ачабыз. Уфада “Мега”, “Планета”, “Башкирия” сәүдә үзәкләрендә, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрындагы мобиль пунктларда вакциналанырга була. Стәрлетамак кешеләре өчен “СитиМолл” сәүдә үзәгендә прививка ясау оештырылган. Кыска вакытта мобиль пунктларда 2000 кеше вакциналанды.
Без вакциналауны хезмәт коллективларында да җайга салырга тиеш. Кешегә эшләгән җирендә прививка ясау уңайлы. Башкортстанның эре оешмалары җитәкчеләре белән бу хакта сөйләшүләр башладык.
P.S. Әйе, әле ковид белән авыручылар азая, ләкин, кызганычка каршы, кешеләр бу авырудан үлүне дә теркәп барабыз. Үзем турында әйтә алам — мин сентябрьдә үк вакциналандым, бу миңа авырмаска һәм эшемне дәвам итәргә мөмкинлек бирде.
Һәммәгезгә сәламәтлек! Үзегезне саклагыз һәм һичшиксез коронавирустан прививка эшләтегез”.
Фото: https://vk.com/wall413272232_598995