Сез яки сезнең якыннарыгыз яшерен алкоголик түгелме? Моны бер билге буенча җиңел генә белеп була икән. Бу хакта танылган нарколог сөйләгән.
Атнасына ике тапкыр исерткеч эчемлекләр куллану (нинди күләмдә булуына карамастан) - алкоголизм икән. Табиб, психиатр-нарколог Ивери Кизицкий нәкъ менә шулай ди.
Белгеч әйтүенчә, алкоголизм авыруын сәламәтлеге бик яхшы булган кайбер кешеләр чагыштырмача җиңел кичерә. Үзләре дә аңлап бетермичә, бу яман гадәте белән алар озак еллар яши, организмы ныклы булгач, даими рәвештә спиртлы эчемлекләр кулланса да, үзләрен начар хис итми, эшкә дә йөри, хокук та бозмый. Тик алкоголь тора-бара адәм баласының тормышын барыбер боза: аның яшәү дәрәҗәсе төшә, еллар үткән саен сәламәтлеге начарлана, эчке органнарының барысында да зур тайпылышлар күзәтелә.
Ә менә табиб, психиатр-нарколог Александр Огородников күптән түгел һәркем өчен дә алкогольнең зарар китерми торган дозасын әйткән иде. Аның сүзләре буенча, каты булмаган сыраны - бер шешә, шампан шәрабын - бер бокал, аракыны, коньякны 45 грамм эчү организмга зыян салмый. Әлбәттә, көн дә кулланмасаң!
Фото: crb-sysert.ru