Шалтыраткач, көтү вакыты бер минуттан артмый, кыска номерларга шалтыратулар тарифланмый. Иртәнге сигездән кичке җидегә кадәр табибка язылу, табибны өйгә чакыру, вакциналауга язылу мәсьәләләре буенча шалтыратырга була.
Белгечләргә язылуның башка ысулары да бар — регистратурада, табиб кабинетында, инфокиосклар, телефон һәм интернет аша.