Башкортстанның ковидка каршы ситуацион үзәгендә COVID-19дан вакциналау мәсьәләләрендә халыкны нәрсә кызыксындыруы турында сөйләделәр.
Вакциналануга ничек язылырга?
Гыйнвар аеннан башлап ковидка каршы үзәк (347) 218-19-19 номеры буенча яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатуга язылу алып бара. Март аенда гына да вакциналануга 838 кеше чиратка язылды. Ике атна алдан язылырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, COVID-19дан прививка ясатырга яшәү урыны буенча дәваханәдә яки «Госуслуги» сайтында язылырга мөмкин. Әле төбәк территориясендә 134 стационар вакциналау пункты эшли.
Моннан тыш, Уфа һәм Стәрлетамакта тиз һәм тоткарлыксыз мобиль пунктларда да вакцинаны алырга була:
— Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында — Ленин урамы, 5/1
"Мега" сәүдә үзәгендә — Рубежная урамы, 174
"Планета" сәүдә үзәгендә —Энтузиастлар урамы, 20
— "Башкирия" лайфстайл үзәгендә — Менделеев ур., 205 А
- Стәрлетамакта "СитиМолл" сәүдә үзәгендә — Октябрь проспекты, 36.
Мобиль пунктларда вакциналану куркыныч түгелме?
Мобиль пунктлар конкрет поликлиникага беркетелгән. Анда да, әлбәттә, теләсә кайсы медучреждениедәге кебек үк, вакцинаны имин алу, аны саклау шартлары үтәлә. Бернинди хаталар да булырга мөмкин түгел. Прививка ясатыр алдыннан пациентны, һичшиксез, тикшерәләр, термометрия үткәрәләр, «ПроМед» системасы аша хроник авырулар булуны тикшерәләр.
Ни өчен өйдә коронавирустан прививканы ясарга ярамый?
Өйдә ясатуда хәвеф бар.
Беренчедән, аллергия реакциясе булырга мөмкин.
Икенчедән, вакцинаның бик төгәл саклау параметрлары бар, каты салкын режимны — 20 градусны булдырырга кирәк, бу өй шартларында мөмкин түгел. Медицина оешмаларында препаратны махсус суыткычларда тоталар.
Вакциналануга нинди чикләүләр бар?
Гипертония, шикәр диабеты, үпкә авырулары, шунтлау, стентлау, онкология вакцинациналу өчен киртә түгел. Киресенчә, мондый авырулар булган кешеләр COVID-19 буенча хәвеф төркемендә тора.
Чикләү бер — аллергия реакцияләре генә.
Прививканың икенче компонентын алу вакытын озайтырга буламы?
Инструкция буенча, беренче һәм икенче прививка арасы - 21 көн. Нәкъ менә шундый вакыт оптималь иммунитет формалаштырырга мөмкинлек бирә. Моңа кадәр икенче инъекция алырга ярамый. Әмма соңрак алырга мөмкин, тик медицина күрсәтмәләре буенча гына. Әйтик, әгәр кеше авырып китсә, хроник авыру кискенләшсә, икенче прививка кичектерелергә мөмкин, тик 42 көннән дә соңга калмыйча.
Бу хакта тулырак: https://www.bashinform.ru/m/news/1576039-v-antikovidnom-tsentre-rb-rasskazali-chto-volnuet-zhiteley-v-voprosakh-vaktsinatsii-ot-covid-19/