Роспотребнадзор белдерүенчә, СOVID-19 эпидемиясе быел августка тәмамланырга тиеш.
Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының фәнни эш буенча директор советнигы Виктор Малеев коронавирус эпидемиясенең август аена тәмамлануы мөмкин дип хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, быел җәйгә COVID-19 йоктыручылар саны күзгә күренеп азаячак, алар ил буенча берничә йөзгә генә калуы ихтимал. Мондый саннар исә ил күләмендә зур роль уйнамый.
"Эпидемия августка тәмамланыр дип фаразлыйбыз, чөнки бу вакытка күп кешедә әлеге вируска иммунитет булачак", - дип ассызыклады Мавлеев.
Белгеч әйтүенчә, вируслар җәй мизгелендә гадәттә активлыгын киметә, ә менә көзен коронавирус инфекциясенең тагын беркадәр таралуы бар, чөнки бу вакытта төрле тарафлардан күпләр ялдан кайта, кешеләрнең бер-берсе белән аралашуы тыгыз була.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Русиядә 4 545 095 COVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән, 4 166 172 кеше савыккан, 98 850 пациент үлгән.
Фото: rg.ru