Сәламәтлек саклау министрлыгы үткәргән брифингта республикага коронавирусның өченче дулкыны килә калса, хәлләр ничек үзгәрәчәге хакында хәбәр иттеләр.
Әле төбәк территориясендә яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының кимүе күзәтелә, бу барлык ил буенча да шулай. Ләкин табиб-эпидемиологлар һәм “Роспотребнадзор” вәкилләре билгеләвенчә, дөньяда
COVID-19 белән хәл тотрыклы түгел. Республика Хөкүмәте һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы нинди генә хәлдә дә кешеләргә вакытында медицина ярдәме күрсәтергә әзер. Моның өчен тәҗрибә дә, квалификацияле белгечләр дә бар. Инфраструктура да ныклы — резервтагы койкалар җитәрлек, кирәк булса, аларны 48 сәгать эчендә җәелдерү мөмкинлеге булдырылган. Әле республика территориясендә 1968 койка гамәлдә, бу Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдимнәренә ярашлы минималь койкалар саны, дип билгелиләр ведомствода.
Брифингта белгечләр санитар-эпидемиологик хәвефсезлек чараларын күрү кирәклеген дә искә төшерде (битлекләрдә йөрү, дезинфекция чаралары куллану) һәм инфекциядән вакциналану мөһимлеген билгеләде.
Республикада җәмәгать транспортында пассажирлар ташу өлкәсе ныклы контрольдә кала.
Башкортстан Республикасында җәмәгать транспортын тикшерү дәвам итә. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре үткән елның 20 апреленнән шушы елның 11 мартына кадәр 282 тикшерү үткәргән, шуларның 104е – юл комплексы объектларында һәм 178е – транспорт комплексында.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган хокук бозулар турында 144 административ беркетмә төзегәннәр. Ел башыннан 12 тикшерү үткәрелгән һәм 12 протокол төзелгән.
Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм республика буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ хезмәткәрләре чираттагы рейд үткәрде. Аның нәтиҗәләреннән күренүенчә, пассажирларның күбесе битлек кию буенча күрсәтмәләрне үти, пассажирларның калган өлеше битлекләрен тикшерүчеләрне күргәч кигән.
Ләкин ковид белән авыручылар кимү хакында мәгълүмат кайберәүләрнең уяулыгын җуйган һәм алар саклану чараларына җитди караудан туктаган. Алар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде.
Бүгеннән Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының Контакт-үзәге 1301 номерын 122 санлы бердәм бушлай шалтырату номерына алыштыра.
Шалтыраткач, көтү вакыты бер минуттан артмый, кыска номерларга шалтыратулар тарифланмый. Иртәнге сигездән кичке җидегә кадәр табибка язылу, аны өйгә чакыру, вакциналауга язылу мәсьәләләре буенча шалтыратырга мөмкин.
Белгечләргә язылуның башка ысуллары да бар — регистратурада, табиб кабинетында, инфокиосклар, телефон һәм Интернет аша.