Республикада 1968 йогышлы авырулар койкасы гамәлдә кала. Үткән атнада 100 койка гадәти форматка кайтарылган. Буш койка фонды 16 процент тәшкил итә.
Башкортстанда коронавирустан киңкүләм вакциналау да дәвам итә. Төбәк инде 183692 доза вакцина алды. 30 мартка беренче компонент белән 131823 кеше вакциналанган, икенче компонентны 94026 кеше ясаткан.
Прививкалау кампаниясе темпларын үстерүгә вакциналауның биш мобиль пункты да ярдәм итә. Алар Башкорт дәүләт опера һәм балет театры бинасында, Уфаның “Мега”, “Планета”, “Башкирия” сәүдә үзәкләрендә һәм Стәрлетамакның “СитиМолл” сәүдә үзәгендә эшли.
Оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров вакциналау темпларын үстерергә кирәклеген ассызыклады. Бу республикада эпидемиологик хәлне тотрыклыландырырга ярдәм итәчәк, ә прививка эшләткән кешеләр ковид китереп чыгаручы авыр нәтиҗәләрдән котылып кала алачак.
Төбәк җитәкчесе кайбер чит илләрдә коронавирусның өченче дулкыны башлануына да игътибарны юнәлтте. Шуңа республикада ковид-уяулыкны арттырырга кирәк.
Республиканың ковидка каршы ситуацион үзәге 22-28 мартта кешеләрдән 1748 мөрәҗәгать кабул иткән. Күпчелек шалтыратулар амбулатор дәвалау, үзизоляциядәгеләргә ярдәм турында.
“Һичшиксез прививка эшләтегез!”
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә шундый пост урнаштырды.
“Пандемия белән бәйле тарихның тулысынча тәмамлануы мөмкин кадәр күбрәк кешеләрнең вакциналануына бәйле булуын онытмаска кирәк. Республикага вакцина кайту күләменең артуы сөендерә. 30 мартка без инде ”Гам-КОВИД-вак” вакцинасының 183692 дозасын алдык. Беренче компонент белән 131823 кеше вакциналанды, икенче компонентын 94026 кеше алды.
Әле безнең алда өч мөһим бурыч тора:
Кешеләргә барысын да дөрес итеп аңлатырга. Вакциналау турында юк сүзләрне, шик-шөбһәләрне бетерергә. Нигезсез рәвештә паника тараткан һәм вакциналау нәтиҗәләре турында борчылу тудырган кешеләрне намуссыз дип саныйм, алар киләчәк хакында уйламый.
Икенчедән, кешеләр тиз вакциналана алсын өчен уңайлы шартлар булдырырга. Шуның өчен без дәвалау учреждениеләреннән тыш мөмкин кадәр күбрәк вакциналау нокталары ачабыз. Уфада “Мега”, “Планета”, “Башкирия” сәүдә үзәкләрендә, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрындагы мобиль пунктларда вакциналанырга була. Стәрлетамак кешеләре өчен “СитиМолл” сәүдә үзәгендә прививка ясау оештырылган. Кыска вакытта мобиль пунктларда 2000 кеше вакциналанды.
Без вакциналауны хезмәт коллективларында да җайга салырга тиеш. Кешегә эшләгән җирендә прививка ясау уңайлы. Башкортстанның эре оешмалары җитәкчеләре белән бу хакта сөйләшүләр башладык.
P.S. Әйе, әле ковид белән авыручылар саны азая, ләкин, кызганычка каршы, кешеләрнең бу авырудан үлү очракларын теркәп барабыз. Үзем турында әйтә алам — мин сентябрьдә үк вакциналандым, бу миңа авырмаска һәм эшемне дәвам итәргә мөмкинлек бирде.
Һәммәгезгә сәламәтлек телим! Үзегезне саклагыз һәм, һичшиксез, коронавирустан прививка эшләтегез!”