Русиядә коронавирус пандемиясе сәбәпле кертелгән битлек режимын һәм чикләүләрне гамәлдән чыгару турында сөйләргә иртәрәк.
Русия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының клиник-аналитик эш буенча урынбасары Наталья Пшеничная сүзләренчә, әгәр, Европадагы кебек, авыручылар артуын теләмибез икән, бездә битлекне салу һәм башка чикләүләрне йомшарту турында сөйләргә иртәрәк әле.
Мисал өчен Наталья Пшеничная Кытайны китерде: анда Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары теркәлми башлагач кына битлек режимын бетерделәр.
Моңа кадәр Пшеничная Русиядә битлек режимын быел ук гамәлдән чыгарырга мөмкиннәр, дип белдергән иде. Ләкин моның өчен халыкның 60-70 процентында коронавируска иммунитет барлыкка килергә тиеш.
Фото: Pixabay.com