+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
3 апрель 2021, 12:10

Коронавирус чигенми

3 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Башкортстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 104 очрагы теркәлгән.

3 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Башкортстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 104 очрагы теркәлгән.
Лабораториядә расланган очраклар турында республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
Ачыкланган авыруларның гомум саны - 32 673 кеше. COVID-19 пандемиясе башланганнан бирле - 371 кеше, узган тәүлектә 4 кеше үлгән.
231 кеше тәүлек эчендә савыккан. Эпидемия чорында барлыгы 28035 кеше сәламәтләнгән. 220 пациент дәваханәләрдә дәвалана, аларның 14е – авыр хәлдә, бишесе — ИВЛда.
Амбулатор медицина ярдәмен 4 047 кеше ала.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас