+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
5 апрель 2021, 05:55

Шөкер, кимүгә табан...

1 апрельдән Уфада Дим шәһәр дәваханәсе коронавирус йоктырган пациентларны кабул итми башлады.

1 апрельдән Уфада Дим шәһәр дәваханәсе коронавирус йоктырган пациентларны кабул итми башлады.

Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.

"Дәваханә хәзер планлы эшкә күчәргә әзерләнә, — дип ачыклык кертте спикер. — Бүгенге көндә республикада ковид-авырулар өчен койкаларның гомум саны 1668 тәшкил итә, шуларның 90 проценты тулы".

Радий Хәбиров Уфаның Дим шәһәр дәваханәсенең беренчеләрдән булып ковид-госпиталь итеп үзгәртелүен билгеләп үтте. Койка фондының 30 проценты буш тору аркасында пациентларны кабул итүнең гадәти режимына кайтырга хәл ителгән.

5 апрельгә Башкортстанда 32 881 коронавирус очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә үсеш 103 кеше тәшкил иткән. Стационарларда 213 кеше дәвалана, шуларның дүртесе авыр хәлдә. 3931 кешегә өйдә дәваланырга тәкъдим ителгән.

Фото: башинформ
Читайте нас