+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
5 апрель 2021, 10:01

Вакциналау дәвам итә

Башкортстанда коронавируска каршы киңкүләм вакциналау дәвам итә.

Башкортстанда коронавируска каршы киңкүләм вакциналау дәвам итә.

Төбәк 183 692 вакцина дозасы алган инде. 5 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, республиканың 151 180 кешесе - беренче, 102 209 кеше икенче компонент белән прививка ясаткан,. Бу хакта Башкортстан вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, коронавирустан яшәү урыны буенча дәваханәләрдә вакциналау ясарга була. Прививкага язылу - регистратура яки «Госуслуги» порталы аша.
Прививка ясау кампаниясе темпларын арттыруга Башкорт дәүләт опера һәм балет театры бинасында, шулай ук Уфа шәһәрендәге «Мега», «Планета», «Башкирия» һәм Стәрлетамактагы «СитиМолл» эре сәүдә үзәкләрендә эшләүче биш мобиль вакциналау пункты ярдәм итә. Аларда 3 663 кеше прививка ясаткан да инде.

Радий Хәбиров Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгына республиканың эре предприятиеләре белән хезмәт коллективларында прививка ясау кампаниясен оештыру буенча активрак эшләргә кушты.

– Безнең төп бурыч - COVID-19 авыруларының өченче дулкынын булдырмас өчен, күп дигәндә, җәйге чорга кадәр кешеләрне вакциналау, - дип ассызыклады республика җитәкчесе.
Башкортстанда 5 апрельгә коронавирус йогышы белән авыручыларның гомум саны 32 881 кеше тәшкил итә.
Тәүлек эчендә COVID-19 белән зарарлануның 103 яңа очрагы расланган.
Барлыгы 28 359 кеше сәламәтләнгән, шуларның 121е – узган тәүлектә. Табиблар covid-19га 2,77 миллион тест үткәргән.

Республикада элек йогышлы авырулар госпитальләренә профильләнгән медучреждениеләрне эшнең гадәти форматына кайтару дәвам итә. Шулай итеп, 1 апрельдән Уфаның Дим районы шәһәр клиник дәваханәсе коронавирус белән авыручыларны кабул итүне тәмамлады һәм пациентларны планлы дәвалауны башларга әзерләнә.
- Дәваханәнең барлык коллективына зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә, - диде Радий Хәбиров. – Сезнең аша COVID-19 белән авырган пациентларның шактый күләме узды, аларга вакытында һәм квалификацияле ярдәм күрсәттегез.

Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сүзләренә караганда, Башкортстанда барлыгы 1 668 йогышлы авырулар койкасы эшли. Ирекле койка фонды 10 процент тәшкил итә.

29 марттан 4 апрельгә кадәр республиканың Ковидка каршы ситуацион үзәге белгечләре халыкның 2 567 мөрәҗәгатен эшкәрткән. 16 ноябрьдән кайнар линиягә (347) 218-19-19 телефоны буенча (көн саен 8:00дән 20:00гә кадәр эшли) 63 742 гариза кергән. Үзәк координаторы, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе урынбасары Римма Үтәшева сүзләренә караганда, күпчелек шалтыратулар коронавирустан вакциналауга, өйдә амбулатор дәвалау оештыруга, үзизоляцияләгән кешеләргә социаль-көнкүреш ярдәме күрсәтүгә бәйле.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас