+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
7 апрель 2021, 14:35

Рәхмәт сезгә, табиблар!

Уфада Халыкара сәламәтлек көне хөрмәтенә «Йолдыз белән зарядка» акциясе узды.

Уфада Халыкара сәламәтлек көне хөрмәтенә «Йолдыз белән зарядка» акциясе узды.
Республика кардиология үзәге каршындагы мәйданчык спорт һәм физкультура яратучыларны үзенә тартып тору урыны булды.
Сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен һәм барлык теләүчеләрне Русиянең иң көчле кешесе Эльбрус Нигъмәтуллин, кикбоксинг һәм хәрби сәнгатьләр буенча халыкара ярышлар чемпионы Вил Габдуллин, «Бердәм Русия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров, үзәкнең баш табибы Ирина Николаева сәламләделәр. Иҗади номерлар белән Башкортстан эстрадасы йолдызлары Вилдан Яруллин һәм Рамил Бәдамшин чыгыш ясады.
- Без бу ысул белән табибларга тагын бер кат рәхмәт сүзләрен әйтергә, аларга чәчәкләр һәм туңдырма тапшырырга булдык, - дип билгеләп үтте Рөстәм Әхмәдинуров.
Акцияне оештыручы Башкортстан дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы яшьләр палатасы рәисе Зәринә Газизова, бөтен республика һәм бөтен илнең сәламәтлеге һәр кешенең сәламәтлегеннән башлана, шуңа күрә мондый акцияләр белән кешеләргә үзләрен яхшы формада тоту кирәклеге турында искәртү мөһим, дип ассызыклады.
Зарядкада республиканың Тхэквондо спорт федерациясе тәрбияләнүчеләре, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Яков Кугубаев, "Бердәм Русия" яклыларның төбәк координацион советы рәисе Константин Канунников катнашты.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас