+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
8 апрель 2021, 10:45

Янә дүрт якташыбыз — ковид корбаны…

Пандемия башыннан алып Башкортстанда 33191 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланды. 8 апрельдә бу исемлеккә 104 яңа очрак өстәлде. 28981 якташыбыз ковидны җиңгән. Бер тәүлектә 240 кеше савыккан.

Пандемия башыннан алып Башкортстанда 33191 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланды. 8 апрельдә бу исемлеккә 104 яңа очрак өстәлде. 28981 якташыбыз ковидны җиңгән. Бер тәүлектә 240 кеше савыккан.
Әле республика дәваханәләрендә 188 кеше ковидтан дәвалана. Аларның 15е авыр хәлдә, биш кеше үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 3635 кеше амбулатор дәвалана.
Республикада 105 мең 669 кеше коронавирустан вакцинаның ике компонентын да ясаткан.
Кызганычка каршы, коронавирус алып киткән гомерләр дә теркәлә бара. 8 апрельгә республикада ковидтан вафат булучылар саны 387гә җитте. Соңгы 24 сәгать эчендә инфекция дүрт якташыбызның гомерен өзде.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Бер тәүлектә бу диагноз 112 кешегә куелган. 135 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 2 794 860 лаборатор тикшеренү үткәрелгән, 2 705 442 кеше тикшерелгән.
Соңгы тәүлектәге тикшеренүләр саны – 7 152, аларда 6 891 кеше ковидка тест үткән.
Фото: ncrim.ru
Читайте нас