Республикага янә 3240 кешегә җитәрлек вакцина кайтарылды.
"Вектор" Новосибирск фәнни үзәге тарафыннан эшләнгән "ЭпиВакКорона" вакцинасының беренче партиясе Башкортстан Республикасына 3240 кешегә 6480 доза күләмендә килде. "ЭпиВакКорона" Роспотребнадзорының "Вектор" үзәге вакцинасы клиник тикшерүләрне уңышлы узды һәм узган елның 13 октябрендә Русиядә куллану өчен теркәлгән. (ЛП-006504 санлы теркәү таныклыгы).
Якын арада "Башфармация" предприятиесе складыннан препарат район һәм шәһәр дәваханәләренә җибәреләчәк. Хәзер Сәламәтлек саклау министрлыгы вакцинаны "сәламәтлек поезды"на бүлү турында боерык әзерли. Исегезгә төшерәбез, “Сәламәт республика-төбәк” акциясе агымдагы елның 19 апрелендә старт алачак. Вакцинаны транспортлау һәм саклау өчен бернинди махсус шартлар да кирәк булмаячак. Цельсий буенча 2-8 градус температурада вакцина җитештерү һәм саклауның гадилеге логистик процессларны кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге вакцинага “Сәламәт республика-сәламәт төбәк” акциясе кысаларында теләге булган һәркем дәгъва итә алачак.