Соңгы тәүлектә бу исемлеккә янә 103 кеше өстәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 194 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 18е авыр хәлдә, биш кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 3 520 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы 24 сәгатьтә 210 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 29191.
Кызганычка каршы, республикабызда ковидтан вафат булучылар да көн саен теркәлә бара. Куркыныч инфекция тагын ике якташыбызның гомерен алып китте. Шулай итеп, вафат булучылар саны 389га җитте.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвкам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 92 кешегә куелган. 141 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 2 802 368 лаборатор тикшеренү үткәрелгән, 2 712 700 кеше тикшерелгән.
Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 7 508. 7 258 кеше ковидка тест үткән.