Башкортстан укытучылары 1 сентябрьдән мәктәп стоматология кабинетларында дәвалану алачак.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Мәгарифтә күтәрелеш” мәктәп мәгарифенең өченче форумында 3-4 ай эчендә норматив базаны әзерләргә һәм тиешле лицензияләрне булдырырга кушты.
Башкортстан Башлыгы республиканың тагын кимендә 500 бала укыган 57 мәктәбендә яңа стоматология кабинетлары ачу турындагы карар кабул ителү турында да әйтте. “Мәгарифтә күтәрелеш” мәгариф проектының “Сәламәт елмаю” модулен тормышка ашыру кысаларында республикада 66 лицензияләнгән мәктәп стоматология кабинетлары ачылды.
Сәламәтлек саклау министрлыгы күрсәткечләре буенча, уку елы башыннан алып белгечләр 41 мең мәктәп укучысын тикшергән. Аларның һәр икенчесенә стоматолог ярдәме кирәк. 11 меңнән артык укучы ярдәм алган да.
“Без системалы нигездә балаларны дәвалау белән шөгыльләнәбез. Кайбер районнарда хәтта балалар стоматологы да юк иде. Иң мөһиме — стоматология кабинетлары нәтиҗәле эшләсен һәм анда һәрвакыт табиб булсын”, — диде Радий Хәбиров.