Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 33396га җитте.
Соңгы тәүлектә бу исемлеккә 102 кеше өстәлде. Әле республика дәваханәләрендә 200 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 18е авыр хәлдә, 6 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 3421 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 190 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 29381.
Кызганычка каршы, ковид бу тәүлектә дә корбаннарын алды, биш кешенең гомере өзелде. Барлыгы республикада бу инфекциядән 394 кеше вафат булды.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы 24 сәгатьтә бу диагноз 101 кешегә куелган.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 2 810 180 лаборатор тикшеренү үткәрелгән, 2 720 204 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 7 818. 7 510 кеше ковидка тест үткән.