+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
12 апрель 2021, 11:05

Башкортстанда ковидтан өзелгән гомерләр 400гә җитте...

Республикада коронавирус йоктыручылар саны 33 601гә җитүе билгеле булды.

Республикада коронавирус йоктыручылар саны 33 601гә җитүе билгеле булды.
Соңгы тәүлектә бу исемлеккә 102 кеше өстәлде. Әле республика дәваханәләрендә 194 кеше ковид белән көрәшә. Аларның 18е авыр хәлдә, алты кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 3316 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 162 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 29 691.
Кызганычка каршы, республикада коронавирустан гомерләр өзелү дәвам итә. Бер тәүлектә янә 4 якташыбызның бу инфекция аркасында дөньядан китүе билгеле булды. Шулай итеп, Башкортстанда ковидтан вафат булучылар саны 400гә җитте.
Пневмония очраклары да ачыкланудан туктамый әле. Соңгы 24 сәгатьтә бу диагноз 55 кешегә куелган, 85 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 2 819 246 лаборатор тикшеренү үткәрелгән, 2 728 989 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 4 107. 3 983 кеше коронавируска тест үткән.
Фото: glavk.net
Читайте нас