+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
12 апрель 2021, 07:45

Өченче дулкынны көтәргәме?

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, республикага коронавирус пандемиясенең өченче дулкыны килергә мөмкин.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, республикага коронавирус пандемиясенең өченче дулкыны килергә мөмкин.

«Көнбатыш Европада барган өченче дулкынның безгә кадәр килеп җитәчәген фаразларга нигез бармы?» - дип сорады аннан Радий Хәбиров.

– Мөгаен, бардыр. Федераль экспертларның барлык бәяләмәләре буенча да Русия гражданнарының чир аеруча көчле булган илләргә чыгуын чикләү турында карар кабул ителәчәк. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы борчылу белдерә, без авыручылар артуга әзер булырга, һәм вакциналау күләмен арттырырга тиеш, - диде министр.

Башкортстан Башлыгы Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм "Роспотребнадзор"га, кирәк булса, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча өстәмә чаралар эшләргә кушты.

Фото: башинформ
Читайте нас