Covid-19дан вакциналау илнең барлык төбәкләрендә башланды.
Күпләр прививка ясатты һәм җиңел сулады: каһәрле вирус инде ул кадәр куркыныч түгел. Ләкин әле икеләнүчеләр, шикләнүчеләр дә бар.
Миллиард кешенең вакциналануы вирус йогуны туктатачак һәм киңкүләм иммунитетка ирешүгә мөмкинлек бирәчәк. Бу эшкә бергәләп кушылганда гына без нормаль тормышка кайта алабыз.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы “Мин covid-19дан вакциналандым, чөнки...” флешмобын башлап җибәрде.
Республиканың вакциналау үткән медицина хезмәткәрләре социаль челтәрләргә үзләренең фотоларын һәм видеоларын шундый язу белән урнаштыра һәм вакциналауның мөһимлеге хакында уйларын һәм дәлилләрен яза.
Республиканың һәр кешесе бу флешмобка кушыла ала. Моның өчен түбәндәге хэштеглар белән постлар куярга кирәк:
#рбкоронастоп #рбстопкорона #стопкорона #вместеостановимcovid19 #вместепротивковид.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы