+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
12 апрель 2021, 14:10

Республиканың 108,5 мең кешесе ковидтан вакциналанган

Башкортстанда коронавирустан киңкүләм вакциналау дәвам итә.

Башкортстанда коронавирустан киңкүләм вакциналау дәвам итә.
Төбәккә 263 732 доза вакцина кайтты да инде, шул исәптән 3200 доза яңа “ЭпиВакКорона” препараты. 12 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, беренче компонент белән республиканың 177 883 кешесе вакциналанган, икенче компонентны 108 534 кеше алган. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә республика Хөкүмәте вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
Прививканы “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша язылып, яшәгән урын буенча поликлиникада ясатырга була. Прививкалау кампаниясе темпларын үстерергә биш мобиль пункт та ярдәм итә. Алар Башкорт дәүләт опера һәм балет театры бинасында, Уфада — “Мега”, “Планета”, “Башкирия”, Стәрлетамакта “СитиМолл” сәүдә үзәкләрендә эшли.
Әле республикада 1968 йогышлы авырулар койкасы гамәлдә. Буш койка фонды 10 процент тәшкил итә.
5-11 апрельдә Ковидка каршы ситуацион үзәк белгечләре 3852 мөрәҗәгать кабул иткән. Күпчелек шалтыратулар вакциналауга язылу, амбулатор дәвалау, социаль-көнкүреш ярдәменә кагыла.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас