+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
12 апрель 2021, 07:27

Төркиягә ялга барасың килсә

Җәйге ял чоры җитә, бу уңайдан чит илләргә сәфәргә барырга теләүчеләр өчен медицина фәннәре докторы Виктор Зуев фәһемле киңәш биргән.

Җәйге ял чоры җитә, бу уңайдан чит илләргә сәфәргә барырга теләүчеләр өчен медицина фәннәре докторы Виктор Зуев фәһемле киңәш биргән.

Русиялеләр Төркиядә ял итәргә ярата. Әмма сәяхәткә чыгып китәр алдыннан коронавируска каршы үзебезнең илдә эшләнгән вакцина ясату мотлак, ди Зуев. Бу хакта ул РЕН ТВ каналына биргән интервьюсында сөйләде.

Вирусолог әйтүенчә, коронавирусның яңа штаммнары бик тиз тарала, әмма әлегә аның бер генә мутациясе дә Русиядә эшләнгән вакциналарны җиңәрлек түгел. Шул ук вакытта прививка коронавирус йоктыруга киртә була алмый, тик, Зуев ассызыклавынча, иммунлаштыру процессын үткән кеше ковидны җиңел кичерә.

"Әгәр дә сез вацина ясаткансыз икән, Төркиягә генә түгел, җаныгыз кая тели, шунда бара аласыз. Прививкадан соң организмыгызда антитәнчекләр барлыкка килгәч, курыкмыйча сәяхәткә җыена аласыз", - ди белгеч.

Русиядә ковидка каршы киңкүләм иммунлаштыру кампаниясе 18 гыйнварда башланды. Бүген ул киң колач белән дәвам итә. Халыкның ким дигәндә 75 проценты вакцина кадатмый торып, мәкерле чир чигенмәячәк, ди табиблар.

Фото: dw.com


Читайте нас