+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
13 апрель 2021, 16:25

Кайсы вакцина яхшырак?

Бүген Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында төбәктә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларына багышланган брифинг үтте.

Бүген Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында төбәктә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларына багышланган брифинг үтте.
Аны республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин алып барды.
Брифингта белгеч сорауларга җавап бирде.
— Республикага “ЭпиВакКорона” вакцинасының беренче партиясе кайтты. Ул “Спутник V”дан нәрсә белән аерыла?
— “Гам-Ковид-Вак” — Гамалея исемендәге Милли эпидемиология тикшеренү үзәгендә эшләнгән вакцина, ә “ЭпиВакКорона” — “Вектор” дәүләт фәнни вирусология һәм биотехнология үзәге тарафыннан чыгарылган. Ике вакцина да ике тапкыр, 2-3 атна интервал белән ясала. “ГамКовидВак” белән вакциналанганда, иммунитет беренче вакцинадан соң 42нче көндә формалаша, ә икенче вакцианадан соң - 35-40нчы көндә. “ЭпиВакКорона” да ковидтан “Спутник V” кебек ышанычлы саклый. Ләкин бу препаратның йогынты механизмы икенчерәк. Беренчесендә иммун җавабы аденовирусның зарарсызландырылган өлешләре аркасында барлыкка килсә, “ЭпиВакКорона” — вирусның ясалма синтезланган пептидлары белән.
— “ЭпиВакКорона” белән вакциналанырга кемгә ярамый?
— Ике вакцина да гамәлләр механизмы, саклау дәрәҗәсе буенча тәңгәл килерлек. Аларның икесендә дә вакцинаны кичектерү яисә ясамау өчен сәбәпләр бертөрле: препарат компонентларына гиперсизгерлек, авыр формадагы аллергия, беренче вакцинадан соң катлаулылыклар килеп чыгу, йогышлы һәм йогышлы булмаган, хроник авыруларның кискенләшкән чоры (прививка савыкканан соң кимендә бер айдан ясала), иммунодефицит, яман шеш, йөклелек һәм бала имезү. 18 яшькә кадәр балаларга да бу прививка ясалмый.
— “Спутник V” вакцинасының беренче компоненты белән вакциналандым. Антитәнчекләр титры югары. Беренче компонентны гына алу җитәме?
— Вакцина — препаратны ике компонент белән кертү. Инструкция буенча, тулы, көчле иммунитет өчен ике компонент та кирәк. Беренчесеннән соң антитәнчекләр барлыкка килә, икенчесеннән соң нәтиҗә ныгытыла, бу озайлы иммунитет өчен кирәк. Мондый мисал сыйфатында “Спутник лайт” вакцинасы теркәлгән. Ул “Спутник V”ның ике компонентыннан тора. Ул бару, вакцинаны җиткерү буенча авыр төбәкләргә тәгаенләнгән. Ныклы иммунитет булсын өчен республика кешеләрен ике компонент белән дә вакциналанырга чакырам.
— Дәүләт хезмәтләре аша вакциналауга язылганда мин вакцина төрен үзаллы сайлый аламмы?
— Кызганычка каршы, юк. Республикага “ЭпиВакКорона”ның беренче партиясе кайтты, икенчесе 70 көн эчендә көтелә. Бу вакцина кайта барган саен сайлау мөмкинлеге булачак. Ике вакцина да бер дәрәҗәдә иммунитет булдыра.
— 19 апрельдә “Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясе старт ала. Кешеләрдә белгечләр консультациясе алу, медицина тикшеренүе үтү, республикада беренче булып “ЭпиВакКорона” вакцинасын алу мөмкинлеге булчак. Табибка ничек эләгергә һәм вакцинаны ничек алырга?
— Акция алты маршрут буенча үтәчәк — Белорет, Дуван, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак һәм Уфа. Диспансерлауга язылырга кирәкми, кешеләрне чират буенча кабул итәчәкләр.
Фото: vremyan.ru
Читайте нас