Министр әйтүенчә, “Спутник V” Русия вакцинасы кулланылган.
Максим Забелин журналистларга биргән интервьюсында 2020 елның икенче яртысында яңа коронавирус инфекциясен кичергәнен әйтте. Шуннан ул даими рәвештә антитәнчекләре дәрәҗәсен күзәткән. Соңгы анализда антитәнчкеләрнең аз калуы билгеләнгән һәм ковидтан вакцина киңәш ителгән.
— Мин вакциналандым, — диде Максим Забелин Уфа журналистларына. — Үземне бик яхшы хис итәм, хәвефле күренешләр күзәтелми. Бу миңа хезмәт бурычларым буенча медицина оешмаларында эшләгәндә үземне тыныч хис итү мөмкинлеге бирә.
Министр билгеләвенчә, әле республикада авыручыларның кимүе күзәтелә. Коронавируслы пациентлар өчен дәваханә койкалары да кыскарган. Моннан тыш, республикада коронавирус инфекциясеннән вакциналарның да җитәрлек булуын билгеләде сәламәтлек саклау министры.
— Әле ковид белән бәйле хәл чагыштырмача тыныч, ләкин борчулы. Өченче дулкынның профилактикасы булып эпидемиягә каршы чараларны үтәү һәм вакциналау тора. Тиздән җәй һәм барысының да ял итәсе, сәяхәткә чыгасы, аралашу чикләрен киңәйтәсе килә. Республиканың барлык кешеләренә акыллы карар кабул итәргә киңәш бирәм — вакциналау үтәргә, — диде Максим Забелин.
Киләсе атнада “Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясе старт ала. Республика белгечләре ерак районнарда диспансерлау үткәрәчәк. Өстенлекле мәсьәлә булып мөмкинлекләре чикле һәм хроник авырулары булган, район дәваханәсенә килү мөмкинлеге булмаган кешеләрне вакциналау торачак.