+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
13 апрель 2021, 15:25

Янә ике якташыбызны югалттык

Коронавирус гомерләрне өзүен дәвам итә.

Коронавирус гомерләрне өзүен дәвам итә.
Оператив штаб мәгълүматлары буенча, республикада 33 703 кеше пандемия вакытында COVID-19 йоктырган. Соңгы тәүлектә бу күрсәткеч янә 102 очракка арткан.
Шулай ук үлем очраклары да арткан. Дәваханә койкаларында вирус китереп чыгарган кыенлыклардан Башкортстанның 402 кешесе вафат булган. Бу алдагы көнгә караганда ике үлемгә күбрәк.
Шул ук вакытта савыккан пациентлар саны да арта. Бер тәүлек эчендә дәваханәдән 201 кеше чыгарылган, бөтен вакыт эчендә - 29 892 кеше бу авыруны җиңгән.
Фото: ria.ru
Читайте нас