Башкортстканда коронавирус йоктыручылар саны 33803кә җитте. Соңгы тәүлектә тагын 100 якташыбызда инфекция ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 201 кеше ковидтан дәвалана. Аларның 18е авыр хәлдә, җиде кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 3117 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 187 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 30079.
Кызганычка каршы, янә 4 якташыбызның коронавирустан вафат булуы расланды. Шулай итеп, республикада бу инфекция алып киткән гомерләр саны 406га җитте.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Бер тәүлектә бу диагноз 99 кешегә куелган. 105 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясенә 2 832 817 лаборатор тикшеренү үткәрелгән.
2 742 112 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 7 552. 7 319 кеше ковидка тест үткән.
Фото: Instagram›drugoigorodru