+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 апрель 2021, 14:15

ФАПлар “яңгыры” туктамаячак!

Апрельдә Башкортстанда янә өч яңа ФАП медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия алды.

Апрельдә Башкортстанда янә өч яңа ФАП медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия алды.
Алар — Мәчетле районының Такин, Бөрҗән районының Иске Монасыйп, Балтач районының Сәйтәк авылларындагы ФАПлар. Фельдшер-акушерлык пунктларын ачу беренчел медицина звеносын модернизацияләү кысаларында үтә, басым медицина хезмәтләндерүенең сыйфатын һәм мөмкинлеген үстерүгә ясала.
Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхәветдинова билгеләвенчә, ерак районнарда медицина ярдәме өчен шартлар булдыру иң мөһим мәсьәлә булып тора. Үткән елда 121 фельдшер-акушерлык пункты һәм өч табиблык амбулаториясе сафка кертелгән. Аларның тугызы бюджетны экономияләү исәбенә өстәмә төзелгән.
9 апрельгә 72 ФАП һәм 3 табиблык амбулаториясе лицензия алган, ел дәвамында тагын 49 лицензия бирү каралган. Белгеч әйтүенчә, быел тагын 66 ФАП ачылачак.
Әле республикада 2106 ФАП бар. Елына кимендә 100 ФАП төзү планлаштырылган иде, ләкин пандемия сәбәпле, планнар бераз үзгәрде. Республика Башлыгы куйган бурычка ярашлы, 2024 елга 450 ФАП төзелергә тиеш.
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча төзелгән ФАПларда уңайлы шартлар тудырылган, кирәкле җиһазлар бар.
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=51296
Фото: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=51296
Читайте нас