+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 апрель 2021, 10:39

Язгы хәвеф эчәр суларда да!

Ташкыннарсыз, су басуларсыз яз яз булмый: быел республикабызда су күтәрелүдән зыян күрүче авыллар аз түгел. Мондый авылларда краннан су эчәргә ярыймы, юкмы - әлеге җәһәттән "Роспотребнадзор"ның Башкортстан идарәсе җитәкчесе Анна Казак фәһемле киңәше белән уртаклаша.

Су басудан зарар күргән авылларда краннан кайнатылмаган су эчү хәвефле, ди "Роспотребнадзор" җитәкчесе. Су күтәрелү вакытында коеларга пычрак керә, бу, үз чиратында, төрле инфекцияләр агып керүгә сәбәпче була. Эчәр өчен суны кибетләрдән сатып алырга киңәш итә белгеч.

Эчәк инфекцияләрен бактерияләр (дизентерия таякчыгы, сальмонелла, стафилококк) һәм вируслар (ротавируслар, норовируслар, астровируслар, гепатитның А төре вирусы) китереп чыгара. Организмга мондый инфекцияләр эләгүнең төп билгесе - эч китү. Шулай ук, укшу, эч авырту, тән температурасы күтәрелү, аппетит югалу күзәтелә.

Әгәр дә мондый билгеләр барлыкка килсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү кирәк. Үз белдегең белән дәвалану аяныч нәтиҗәләргә китерүе мөмкин.

Гигиена таләпләрен төгәл үтәү һәртөрле инфекцияләргә киртә куяргә ярдәм итә. Кулларны яхшылап сабын белән юу, кибеттән алып кайткан яшелчә һәм җиләк-җимешләрне кайнар су белән юып чайкату һ.б. гигиена кагыйдәләре хакында онытмагыз, дуслар! Ямьле язларда сырхаулап яту беркемгә дә күңелле булмас!

Фото: tulapressa.ru
Читайте нас