+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 апрель 2021, 06:25

“Барысы да яхшы булачагына ышанам”

Кичә Русия Президенты Владимир Путин коронавирустан икенче прививка ясатуы турында белдерде, дип хәбәр итә “Интерфакс”.

Кичә Русия Президенты Владимир Путин коронавирустан икенче прививка ясатуы турында белдерде, дип хәбәр итә “Интерфакс”.
“Сезгә әле генә, бу залга керер алдыннан минем дә икенче прививканы эшләтүем хакында мәгълүмат җиткерәсем килә. Барысы да яхшы булачагына ышанам”, — диде Путин Урыс география җәмгыятенең попечительләр советы утырышында.
Президент утырышта катнашучыларның да “үзләре һәм якыннары хакында хәстәрлек күреп” вакциналау үтәчәгенә ышаныч белдерде.
Коронавирустан беренче прививканы Путин 23 мартта ясаткан иде. Аның нинди препарат белән вакциналануын Кремль белдермәде.
Ни өчен прививканы журналистлар алдында ясатмавы турындагы сорауга җавап биреп, Путин болай дип белдерде: “Ну без маймылланырга тиешбезмени? Мотлак рәвештә кемдер кайдадыр эшләгән кебек эшләргәме? Минемчә, юктыр. Мондый дәрәҗәдә кемнеңдер нәрсәнедер фальсификациялисе, кемнедер төп башына утыртасы килсә, моны эшләү авыр түгел бит”.
Фото: https://regnum.ru/news/3242822.html
Читайте нас