+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 апрель 2021, 09:50

Көн саен йөзәр якташыбыз ковид йоктыра...

Башкортстанда коронавирус инфекциясеннән тагын өч кеше вафат булды.

Башкортстанда коронавирус инфекциясеннән тагын өч кеше вафат булды.
Барлыгы республикада ковид алып киткән гомерләр саны 409га җитте.
15 апрель иртәсенә күрсәткечләр буенча, пандемия башыннан төбәктә 33904 кеше коронавирус йоктырган. Соңгы 24 сәгатьтә 101 кешедә инфекция булуы расланган.
201 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 30280.
Әле республикада 3215 кеше ковид белән көрәшә. 182 кеше дәваханәләрдә табиблар күзәтүе астында. Аларның 36сы авыр хәлдә, 9 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 3033 кеше амбулатор дәвалана.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 78 кешегә куелган. 135 кеше пневмониядән савыккан.
Пандемия башыннан республика ПЦР ысулы белән 2,8 миллион тикшеренү үткәрелгән.
Фото: proza.ru
Читайте нас