+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
16 Апреля 2021, 10:20

34 меңне уздык...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 34002гә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 34002гә җитте.
Соңгы тәүлектә тагын 98 кешедә инфекция булуы ачыкланды. Әле республика дәваханәләрендә 182 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 37се авыр хәлдә, тугыз кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел үткәрүче 2886 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 242 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны — 30522.
Кызганычка каршы, республикада тагын өч кеше ковидтан вафат булды. Шулай итеп, төбәктә бу инфекциядән өзелгән гомерләр саны 412гә җитте.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлеткә бу диагноз 72 кешегә куелган. 140 кеше пневмониядән савыккан.
Фото: Яндекс.Дзен
Читайте нас