+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
16 апрель 2021, 10:15

Прививка ясатучылар үзләрен ничек хис итә?

Республиканың 100 меңнән артык кешесе коронавирус инфекциясеннән вакциналауның ике этабын да үтте.

Республиканың 100 меңнән артык кешесе коронавирус инфекциясеннән вакциналауның ике этабын да үтте.
Вакциналанган кешеләр үзләрен ничек хис итә?
Инъекция эшләткәч тә пациентка үзеңне күзәтү көндәлеге тутыра башлау мөмкинлеге булдырыла. Уфадагы “Эхо Москвы” радиостанциясенең шеф-редакторы Руслан Вәлиев, прививканы начар нәтиҗәләрсез үткәрсә дә, үзен ничек хис итүне көн саен язып бара. Радио хезмәткәрләренең эше пандемия вакытында да туктамады. Шуңа Руслан ковид йоктырмавына бераз гаҗәпләнә дә. Анализ антитәнчекләр булуын күрсәтмәгән.
—Иртәме-соңмы, авыру йоктырырга мөмкинлегемне аңлыйм. Йоктыру хәвефе якыннарыма да яный. Пандемия белән нидер эшләргә кирәк. Аннан чыгып, гадәти тормыш белән яшәргә кирәк. Прививка ясату өчен аргументлар күбрәк, — ди ул.
Башкорт дәүләт аграр университеты студентлары уку йортыннан чыкмыйча прививка ясата. БДАУ магистратурасының 1 курс студенткасы Ольга Айгишева әйтүенчә, аның әти-әнисе дә, картәти-нәнәйләре дә вакциналанган, ул да прививка ясатырга булган. Бу вузның 2 курс студенткасы Азалия Галимова, гадәттә, инфекцияләрне авыр кичерүен билгели, шуңа вакциналанган. Соңыннан газапланганчы, җиңел формада чирләп алу яхшырак, ди кыз.
Прививка ясатучыларга вакциналану хакында сертификат бирелә.
51нче поликлиниканың табиб-терапевты Рита Стриженова әйтүенчә, гадәттә, кешеләр прививкадан соң хәлсезлеккә, субфебриль температурага зарлана. Күпчелек тыныч үткәрә. Кайберәүләр хәтта аларга препарат кертмәгәннәрдер дип уйлый, чөнки бернинди хәлсезлек тә, температура күтәрелү дә күзәтелми.
Әле республикада 155 вакциналау пункты эшли. Шул исәптән Уфа һәм Стәрлетамак сәүдә үзәкләрендәге мобиль мәйданчыклар.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы
Читайте нас