+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
16 апрель 2021, 14:05

Вакциналануның өстенлекләре нинди?

16 апрельгә мобиль вакциналау пунктларында 6,5 мең кеше ковидтан прививка ясатты һәм бер меңгә якын кеше вакциналануны тулысынча тәмамлады.

16 апрельгә мобиль вакциналау пунктларында 6,5 мең кеше ковидтан прививка ясатты һәм бер меңгә якын кеше вакциналануны тулысынча тәмамлады.
Мобиль пунктларда вакциналануның өстенлекләре:
прививкага язылырга кирәкми, пунктның эшләү режимы кысаларында уңайлы вакытта килергә мөмкин;
якыннар, дуслар белән очрашуны прививка ясату белән бергә оештырырга була (бергә анкета тутырырга, белгеч тикшерүе үтәргә);
процедурадан соң бергәләп кибеткә, кино карарга китәргә була.
Әле Уфада һәм Стәрлетамакта биш мобиль пункт эшли. Уфада Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында, “Мега”, “Планета”, БашкирияЛафстайл" үзәкләрендә, Стәрлетамакта “СитиМолл” үзәгендә.
Сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә вакциналауның эш графигы — 13-20 сәгатьләрдә, ялларда 10-19.30 сәгатьләрдә (бәйрәм көннәрендә дә). Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында эш көннәрендә 10-19 сәгатьләрдә вакциналанырга була.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы
Читайте нас