+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 апрель 2021, 16:20

“Сәламәтлек поездлары” юлга чыкты

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.
“Сәламәтлек поездлары бүген 6 юнәлеш буенча юл алды — Уфа, Дуван, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак, Белорет маршрутлары буенча. Тар белгечләр булмаган торак пунктларда безнең иң төп клиникалардан югары квалификацияле белгечләр кабул итәчәк.
“Сәламәтлек поездлары” составында — күчмә Сәламәтлек үзәкләре, флюорографлар, Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең диагностика үзәге, Республика кардиология үзәге белгечләре һәм башкалар. Стоматология модуле дә булачак.
Барлык теләүчеләр тере чират тәртибендә тикшеренү үтә һәм коронавирустан прививка ясата ала. Һәммәгезгә сәламәтлек телим!” — дип язган республика җитәкчесе.
Фото: vk.com/wall413272232_608796
Читайте нас