Флешмоб девизы — “Мин COVID-19дан прививка ясаттым! Ә син үзеңне һәм якыннарыңны якладыңмы?”
Көн саен редакциянең “ВКонтакте” төркемендә коронавирустан вакциналанган кешеләрнең фотолары урын алачак. Прививка ясатучылар исемлегендә — муниципалитет башлыгы, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, журналистлар. Кешеләр ковидтан тулы коллективлар белән вакциналана. Күптән түгел «НГДУ Туймазынефть»нең 170 хезмәткәре прививка ясаткан. Мартта «Бетон ташучы автомобилбьләр җиһазлау заводы» җәмгыятенең 50 хезмәткәре өчен коронавирустан вакциналану оештырылды. Барлыгы районда инде өч меңгә якын кеше ике компонент белән дә вакциналанган, дүрт меңгә якын кеше беренче компонентны алган.
Билгеле булуынча, Туймазы районы коронавирус йоктыручылар саны буенча лидерлар өчлегендә. Прививка коронавирус инфекциясен кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулы булып тора.