Германиядә әлегә Русиядә җитештерелгән"Спутник V" вакцинасын ясатырга рөхсәт юк, әмма аның кайбер гражданнары хәлдән чыгу юлын тапкан: алар Мәскәүгә прививка кадатырга килә башлаган.
Бу хакта Der Spiegel басмасы яза. Аныграк итеп аңлатканда, узган ялларда Германиядән Мәскәүгә берничә дистә кеше килгән. "Вакцина сәяхәтен" бер туристик фирма оештыра башлаган. Авиабилетлар, отель, трансфер, гид ярдәме, виза алу 1999 еврога баса икән. Тагын 300 евроны туристлар "Спутник V" ясату өчен түләгән.
Отельдә Германия туристларын табиб караган, шуннан соң аларга вакцинаның беренче компонентын эшләгәннәр. Прививканың икенче компонентын ясаганчы туристлар безнең илдә калган.
Шул ук вакытта Германиядә махсус сораштыру үткәргәннәр. Аның нәтиҗәсе болай: бу ил халкының яртысыннан күбрәге Русиядә җитештерелгән вакцинаны кадатырга әзерлеген белдергән.
Галимнәр ассызыклавынча, Русия вакцинасының нәтиҗәлелеге 91,6 процентка җитә.
Ә сез ковидка каршы вакцина ясаттыгызмы, дуслар?
Фото: doct.ru