+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
21 апрель 2021, 10:55

Янә өч үлем

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 34 495гә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 34 495гә җитте.

Соңгы тәүлектә бу исемлеккә тагын 98 кеше өстәлде. Әле республика дәваханәләрендә 202 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 38е авыр хәлдә, 6 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 2377 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 231 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы инфекциядән савыгучылар саны — 31 491.

Янә өч үлем очрагы теркәлгән. Шулай итеп, республикада коронавирустан вафат булучылар саны 425гә җитте.

Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 132 кешегә куелган.

Фото: pexels.com


Читайте нас