+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
21 апрель 2021, 06:05

Заманча үзәк ачылды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров GIM-cliniс заманча медицина үзәген ачуда катнашты. Яңа клиника XIX гасырда төзелгән һәм федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып саналган шәһәрнең иң борынгы биналарының берсендә урнашкан. Элек бу бина «Уфимкабель» заводы корпусларының берсе иде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров GIM-cliniс заманча медицина үзәген ачуда катнашты. Яңа клиника XIX гасырда төзелгән һәм федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып саналган шәһәрнең иң борынгы биналарының берсендә урнашкан. Элек бу бина «Уфимкабель» заводы корпусларының берсе иде.
— GIM-cliniс медицина үзәген төзү проектын без 2018 елның декабрендә беренче «Инвестсәгать»тә карадык, — диде Радий Хәбиров. – Бүген бу идея искиткеч клиникада үз урынын тапты. Инвестор проектка 1 миллиард сумга якын акча кертте. Һәм бу чик түгел. Чөнки клиника — эшнең башы гына. Биредә үз госпитале, диагностика үзәге булган балалар һәм өлкәннәр өчен чын Медицина шәһәрчеге булачак. Шулай итеп, сәламәтлек саклау системасы югары технологияле медицина хезмәтләре күрсәтүнең өстәмә ноктасын алачак. Биредә бик көчле табиблар командасы эшләячәгенә ышанам.
— Күп кенә бизнесменнар, шул исәптән мин дә, Радий Фәрит улы Хәбиров республикага кайтканнан соң, үсеш өчен куәтле импульс алды, — дип билгеләп үтте инвестор, «Уфимкабель» җәмгыятенең генеральный директоры Илдар Гыймалетдинов. — Безнең медицина үзәге төзелеше шунда ук өстенлекле инвестпроектлар исемлегенә керде. Ике ел эчендә без элеккеге завод корпусларын революциягә кадәр архитектура эстетикасы элементлары булган заманча бинага әйләндердек. Биредә Уфадагы иң яхшы клиника булачак, ул Европа дәваханәләреннән бер дә калышмый.
Медицина үзәге 15 урынга исәпләнгән премиаль дәрәҗәдәге стационар һәм күпфункцияле балалар бүлеге булган операция блогы белән җиһазландырылган. Биредә шулай ук эксперт классындагы эндоскопик һәм ультратавыш җайланмасы булган лаборатор-диагностика үзәге ачылачак. GIM-cliniс планнарында — балалар госпиталь комплексын ачу һәм лаборатор-диагностика хезмәтләре спектрын киңәйтү.
Фото: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/141111.html
Читайте нас