“Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясе һәм Мәсәгуть үзәк район дәваханәсе медицина белгечләренең көйле эше нәтиҗәсендә Салават районының Ташавыл авылында яшәүче өлкән яшьтәге ирнең гомере коткарып калынды.
Пациент акция кысаларында күчмә комплексларда эшләүче белгечләрдән сәламәтлеген тикшертергә килгән. Мәсәгуть дәвәханәсенең шәфкать туташы Лена Башева ЭКГ үткәргәндә инфарктның беренче билгеләре ачыкланган.
Кыска вакыт эчендә пациентны район дәваханәсенең беренчел кан тамырлары авырулары бүлегенә озатканнар. Анда югары технологияле ярдәм күрсәтелгән.
Баш табиб Валерий Трофимов әйтүенчә, ангиография үткәрергә карар кылынган. Эндоваскуляр хирурглар стентлауны уңышлы үткәргән һәм миокардның кан белән тәэмин ителешен тергезгән. Әле пациент тернәкләнү дәвалавы үтә, савыга башлаган.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы